Элек мин, күңелем шаян чакларда, үземне фсб дип йөртә идем. Әйтик


с. 1
Фәнзаман БАТТАЛ
Адаш” белән танышу
Телемне тешләттеләр
Элек мин, күңелем шаян чакларда, үземне ФСБ дип йөртә идем. Әйтик, кемнәр беләндер танышкан вакытта адәм баласы үз исемен әйтүчән бит инде. Мин, бераз кызык та булсын дип:

– Ә мин ФСБ булам, – дип кул кысыша идем. Ягъни: Фәнзаман Сәетбаттал улы Батталның баш хәрефләрен җыеп укысаң, нәкъ шулай килеп чыга да!

Хәтта дус ишләргә хат язганда да, имзамны кыска гына итеп, ФСБ дип куя идем. Берочтан шунысын да әйтеп үтим инде, кемдер:

– Син үз акылыңны ничек бәялисең? – дип сораса, шундук җавап бирәм тегеңә:

– 99лы дип...

Алай дип әйтерлек хакым да бар бит: Февральнең 9ында туганмын, ул көндә көн озынлыгы 9 сәгат тә 9 минут булган, яши торган 9нчы фатирыма күчкәч, үземне җылыткан, су, газ белән тәэмин иткәннәре өчен 9 сум да 9 тиен түләп яшәдем, фатирым астында 9нчы кибет, нәшриятка йөри торган трамваем 9нчы, ишек төбемдәге гәҗит-журнал киоскысы 99нчы нумирлы, телефонымның соңгы саннары 99-99. Үткән гасырның 99 елында юблейларымның берсен үткәрергә насыйп булды... Әйе, гомерем буе шул 9лыларга төренеп яшәдем. Хәтта соңгы эш урынымда, – Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләгәндә, – бер бүлмәдә Девятов дигән ир белән шактый еллар бергә утырдык. Мин бу 9лы санын иҗатымда, тормышымда уңышлар китереп торган бәхетем дип тә санарга күнеккән идем инде...

Ләкин бу кызыкларым, бәхетләрем бер-бер артлы кайгы һәм җимерелүләр китерә башлады тормышыма.

Хәтерегез яхшы булса, беләсездер: элеккеге КГБның хаклыкка китергән афәтләрен каплау өчендер, мөгаен, аның исемен минем “исемгә” туры китереп, ФСБга үзгәрттеләр. Дөресен әйтим, шуны белү белән котым алынды. Димәк, үземне дә һәрвакыт күзәтеп, эзәрлекләп яшәгән, хәтта язу машинкамның шрифтларына кадәр әледән-әле тикшереп торган КГБ малае малае була бит инде бу ФСБ!.. Аның бабасы НКВД бар иде бит әле тагын. Анысы инде – “халык дошманы” дигән мөһер сугып, нәселебезне сөргеннәрдә, төрмәләрдә йөртә-йөртә корытып бетерә язганы... Үземнән кече дүрт сабыйның да бер атна эчендә (1949 елның 9 февраленнән 16 февраленә кадәр) гүргә иңүләренә сәбәпче булганы... Шул елның әлеге 9 февралендә миңа, таныклыгым буенча, 10 яшь тулган иде. Хәзер, ялгышрак тутырылган паспорт буенча, 16 февральдә туган булып саналам. Ике туган көнем арасында үлгәннәр булып чыга кебек... Ярый, болар хакында Горбачев биргән сүз иреге – хәбәрдарлык чорында, Аллага шөкер, язып калдым, хәтта алар китапларыма да кереп, дөньяга таралып өлгерде. Шуңа күрә, кабатлап, тәфсилләп тормыйм... Бары тик НКВД һәм КГБлар ФСБга әйләнгәч, телемне тешләргә мәҗбүр булуымны гына әйтеп үтәм. Кыскасы, тәүбә-тәүбә, бер чакта да ФСБ димәм үземне – вә биздем!.. Шулай итеп, инициалларым да таланды, пычранды кебек бу империядә... Анысына гына түзәр идем әле, ләкин башыма яңадан-яңа төрле куркыныч хәлләр, көтелмәгән-исәп ителмәгән бәла-казалар ява башлады.



Артиллерия төнендә

...2004 елныћ 19 ноябрендә балачак дустым кунакка килде. Әнисе педагог иде аның без Минзәләдә үскәндә, минем әткәй-әнкәй белән гел дуслыкта булды ул хатын. Китапка мәхәббәтле ул малай – Эдуард белән китапхәнәләргә йөри-йөри дуслашкан идем ул чакта. Инде ул килгән елда танышканга да 50 ел чамасы үткән, шуннан соң ярты гасыр күзгә күренмәгән (ул ерак өлкәләрдә укып, эшләп яшәгән икән) дусны ничек кабул итүемне күзаллау кыен түгелдер: сүзебезнең, хәл-әхвәл белешүләребезнең ахыры булмас кебек!.. Әле төнге 12 үтеп, аны караватым янәшәсендәге кресло-караватка урнаштыргач та сүзебезне дәвам иттек.

– Карале, Эдуард, үткән көн минем бәйрәм көне дә булган икән бит әле. Артиллерия көне... Мин бит артеллерист-төзәүче булып хезмәт иттем. Маневрлар вакытында Карпат тауларын тетрәткән кеше бит мин, – дип сүз башлавым булды, балконым өстендә күк күкрәгән, таулар тетрәгән тавыш яңгырады. “Нәрсә микән бу?!” дип, аптырашып, бер-беребезгә карашып өлгерүгә, балконга бер-бер артлы снарядлар очып керә башлады кебек – чылтырап тәрәзә бүлкәләре коела балконның, рамнары җимерелә. Без һушка килгәнче баш очыбыздагы балконга чыга торган ишекләрдәге пыялалар да ишелеп төште. Кемдер башын тыкты. Шул мизгелдә ут яндырып өлгердем. Ул, рамнардан коелып бетмәгән, “тешләнеп” торган пыялалар арасыннан башын алып, арты белән балконга басты: кулындагы пычагын муены тирәсенәрәк күтәреп, кулын күкрәгенә кыскан. Пычакның кулындагы сабы да, муенының икенче ягыннан чыгып торган очы да күренеп тора. Үзе, арттан тондырмагайлары диптер инде, башын әз генә бора төшеп, безне күзәтә. Әҗәлнең үзе!..

Әлбәттә, озынрак сөйләргә мәҗбүр булсам да, биш-алты секундлык вакыйга һәм күренеш булды бу. Тегенең шул хәтле җитезлеген күрсә, хәтта без киноларда күреп өйрәнгән каскадерлар да көнләшер иде.

Ләкин без ул мизгелдә әҗәлебез җитәчәген дә аңладык һәм, котыбыз алынып фатирдан подъездга атылдык. Чыксак, без ике шәрә карт каршында ике егет басып тора! Нишлиләр диген? Елмаялар, шаярталар:

– Ничек инде төн уртасында шәрә килеш йөгерешеп чыгасыз? Свидәнҗәгә ашыгасызмы әллә?..

Шулчак ишек өстеннән фатирга кертелгән телефон чыбыгына күз салдым. Ул чыбыкны гына түгел, янәшә сузылган антенна кабелен дә бер селтәнүдә пычак белән кискәннәр... Ә тегеләр һаман елмая. Берсе, ишекне этә төшеп:

– Бәй, артыгыздан ишегегез дә бикләнгән түгелме соң?! Кесәгездә кире керергә ачкычыгыз бармы соң?

Күреп тора югыйсә бу ике картның трусиктан гына басып торуын!

– Шул вакыт кунагым баскычтан астагы катларга төшә башлады һәм... юкка да чыкты!

– Эдуард, син кайда? – дип өтәләнәм – җавап юк... Бәй, үземне генә калдырды түгелме соң бу?! Фатирымда – бер бандит, каршымда икәү... Шунысы да хикмәт: башка чакларда әз генә тавыш ишетелүгә үк башларын подъездга тыгучы күршеләр дә үлеп беткән кебек. Ник бер җан иясе пәйда булсын! Биш минутлап вакыт үтте микән, йортны чайкалдырырлык аяк тавышлары тыпырдавын ишетәм. Ябырылгандай, йөгерә-йөгерә менәләр астан. Ул арада өч милиционер чәчрәп менеп тә җиттеләр, теге икәүне йөз түбән яткырдылар. Арттан Эдуард менеп килә! Баксаң, шәрә килеш, кар өстеннән якындагы кибеткә йөгергән, шуннан милициягә шылтыраткан икән дускаем!

... Нәрсә булып бетте дисезме бу хәлләрне? Өстән төшкәне качып өлгергән, бу икесен, милициядә кундырып, чыгарып җибәргәннәр. “Групповой” булмаган икән бу җинаять, теге ике егет “случайно” гына минем ишек төбендә басып торганнар икән... Качканын төгәл биш атна үткәч каптырганнар. Шул хәбәрне җиткергән милиционердан:

– Йә, монысына күпме бирәчәкләр инде, энем? – дип сорадым.

– Ул инде шушындыйрак гамәлләре өчен өч тапкыр кереп чыккан, абый егерме тугыз яшенә кадәр... Ләкин берсендә дә озак тоткарламаганнар аны... Кергән дә чыккан, кергән дә чыккан...– диде ул җавабында, төшенке тавыш белән.

– Ә бу юлы күпме бирерләр? Суярга төшкән бит фатирга...

– Тиз чыгарырлар... Утыртсалар әле... Сине бер үзе дип белгәннәр алар фатирыңда... Ярый әле кунагың булган, шул өркеткән булырга тиеш... Артык кан түгәргә теләмәгәннәрдер...

Мин аннан соң бик тәҗрибәле юрист дустымнан да сораган идем, күпме бирерләр аңа, дип. Ул, статьясына хәтле күрсәтеп:

– Минумум – 7, максимум 12 ел, – диде.

Ә инде судта судья бирде миңа шуңа охшаш сорауны:

– Үзегезгә зыян салган бу кешегә күпме срок бирерләр дип уйлыйсыз?

– Статья буенча кимендә – 7, күп дигәндә 12 ел каралган, – дидем. – Минемчә, җиде елы да җитәдер...

Судья миңа, беркатлы балага карагандай, серле генә елмаеп карап торды да, елмаеп куйды, аннары суд карары да чыгарып тормыйча, процессны туктатты, мине дә кайтарып җибәрде.

– Әле карарсыз гына ябып торабыз судны. Яңа шаһитларны да тыңлыйсы бар. Шуннан соң чыгарылыр карар, – дип белдерде. – Суд юлында йөрүдән авырыксынсагыз, Сезгә килмәсәгез дә ярар.

Бу соңгы җөмләсе миңа карап әйтелде... Нинди шаһитлары булгандыр тагын судьяның – кызыксынмадым, белергә дә теләмәдем, Әҗәл каршыма баскан әлеге төнне онытасым, ул мәхшәрдән мөмкин кадәр ераклашасым килде... Әмма артык ераклаша алмадым шул: ел чамасы үтте микән, Әҗәлемнең ирекле тормышта киң елмаеп йөрүен күрдем . Гомумән, утырттылар микән әле аны төрмәгә?!..

Тагын бер соравы истә калды судьяның... Ул, мине тыңлаганнан соң:

– Менә Сез 1170 сум пенсия алучы пенсионер булуыгызны әйттегез. Сезне үтерергә кергән подсудимый да өегездә шул акчадан башка урлап, талап чыгар нәрсә тапмаган. Соң, шулай булгач, ни өчен генә үтерергә уйлаган соң ул Сезне? – диде, үзе дә аптырагандай. Мин, суд кайнарлыгы шаукымында үз шигемне әйтеп салдым:

– ФСБ заказы белән булырга тиеш.

– Ни өчен?

– Милли хәрәкәт кешесе булуым, күп еллар сәяси публицистика язуым өчен.

Әйе, шулай дидем. Әҗәлемнең тиз арада иреккә чыгуын да белгәч, ул фикерем тагын да ныгыды сыман башымда. Ләкин... бар, исбатлап кара син бу фаразыңны шул ук ФСБ алдында... Булмый! Чөнки мондый заказлар кәгазь язып, пичәт сугып расланмый, ягъни бер чакта да до-ку-мент-лаш-ты-рыл-мый! Монысы безгә тарихтан – Ежовлар, Ягодалар, Берияләр, Андроповлар һәм тагын әллә кемнәр гамәленнән билгеле. Хәзерге ФСБның да функциясе шул бит инде – империяне “безопастность” белән тэмин итү, ягъни аңа хәвеф китерүчеләрдән арындыру, ягъни шул ук НКВД һәм КГБ тактикасын тормышка ашыру. Ә инде бу ил тарихыннан һәркайсыбыз белгәнчә, иң хәвефле кешеләр һәр чорда – акыл ияләре, гаделлек өчен көрәшүче сәясәтчеләр, дөресен язарга омтылучы каләм ияләре, оппозициядәге фирка башлыклары... Аларны бит инде шушы Ельцин, Путин чорында гына да йөзләп, меңләп кырдылар. Ләкин үтерүдә гаеплеләр берчакта да “табылмый” һәм табылган сурәттә дә, “гөнаһларын”, җинаятьләрен исбатлый алмыйча, суд залыннан ук азат итәләр...

Шуңа күрә минем мисалдагы бу вакыйганы кистереп һәм тәвәкәллек белән:

– Бу – ФСБ галәмәте! – диюдән сак булыйк, туганнар. Без бу тоталитар илдә бары тик фаразларга, уйланырга гына хокуклы. Әле ул хокуктан да мәхрүм итүләре ихтимал. Алай-болай яңа президент Медведев кына тәвәккәллек кылмаса, ягъни бу державаны кыргый кануннардан арындырмаса, күрәсе көннәребез алдадыр әле...




9лыга һөҗүм
Шөкер, 70 яшем тулган юбилеем аенда бик күпләрнең хөрмәт итүен аңлап куандым. Котлаулы хатлар, открыткалар агыла, кесә телефоныма SMS тәбрикләүләре белән тула, төрле шәһәрләрдән һәм авыллардан дуслар, танышлар килә, туганнар килә, һәркайсы хәл кадәри бүләк яки күчтәнәч белән сөендермәкче була... Үзем 55 ел буе хезмәт иткән матбугатка да рәхмәтем зур: юбилеем уңае белән бит-бит язып чыгалар, һәр гәҗит, һәр журнал әсәрләремне бастырып тора – укып кына өлгер! Хәтта урыс матбугаты да зурлады. Шул хөрмәтләрнең берсе елмайтты да хәтта: “Татарстан” журналы минем юбилей уңае белән бастырган белешмәне һәм портретымны үзем дошман күргән Иван Грозный портреты белән янәшә куйган. Аның да юбилее икән...

Ә инде 543-99-99 номерлы телефонымны әйткән дә юк: котлаулардан гел генә чылтырап-биеп тора, кем әйтмешли, трубкасына кадәр кыза. Каләмдәшләр, галимнәр, әдәбият сөючеләр, төрле җитәкчеләр, педагоглар, хәтта замана капиталистлары, чит илләрдәге татарлар котлый...

Куанып, кинәнеп ятам-утырам шулай, телефоным шып кына шым булды. Трубкасын күтәреп колакка куйсам, чебен очкан тавышы да калмаган - үле тынлык... Өзелгән! Ничауа, димен эчтән генә, элемтәчеләр берәр шкафта ремонт ясап маташалардыр... Ике-өч көн үткәч, түзмәдем, күршеләр телефоныннан шылтыраттым 065 дигән номерга, элемтәм югалды, тоташтырыгыз әле, дип. Шундук җибәрделәр монтерны. Матур мыегын сыйпый-сыйпый, елмая-елмая килеп тә керде.

– Ялгыйбыз хәзер, ләкин номерын да үзгәртәбез, – ди, йөземә сынаулы карашын текәп.

Котым алынды. Телсез калдым. Ә ул елмая...

– Соң... – димен, – ... ул номерга күнеккән йөзләрчә, хәтта меңнәрчә кешеләр ничек элемтәгә керер минем белән?...

– Анысы минем эш түгел, шулай боердылар, – ди. – Телефоныгызның станциясен яңартабыз. 43леләрне тулаем 62гә әйләндерәбез. Башкаларныкын да үзгәртәбез бит без.

Бөтен абонентларныкын да үзгәрткәч, әлбәттә инде мине генә читләп үтә алмаслар...

– Димәк, минем номер 562-99-99 булачак, алайса?

– Юк, башка цифрларын да үзгәртәбез.

– Ә 9лыларны калдырып булмыймени?

– Булмый. Чөнки яңа станциядә 5000 генә телефон. Ә синең 9лыларың 10.000гә тарта.

Сүзенең дөреслегенә, үзенең дә элемтәче булуына шикләнеп торгач, әйтеп куйдым:

– Бу телефонны Шәймиев куйдырган иде миңа, югыйсә... – дип тә әйтүне кирәк таптым.

Чыннан да, моннан 18-19 еллар элек Шәймиев янына еш кергәли идем. Ни дисәң дә, ул Минзәләнең “Сельхозтехника”сында, ә мин гәҗитендә эшләгән елларда урамда да күрешә идек, басу-кырлардагы техникаларның эшләвен дә бергә барлап, тикшереп йөргәли идек. Һәрхәлдә, дуслар булмасак та, бер-беребезне белә торган кешеләр идек. Туган ягым Минзәләдә дә начар истәлек калдырмады. Шуңа күрә, 1990 елда, ул Югары Совет председателе булып сайлангач ук, “Татарстан яшьләре” гозерен үтәп, аның белән булган әңгәмәмне дә тулы бер бит бастырып чыгардым. Татарның милли хәрәкәте СССР дип аталган империяне тетрәтә башлаган чак иде бу. Шул хәрәкәтнең аерылгысыз әһле буларак: “Ул бит саф татар районында туып үскән безнең төбәк егете! Милләтнең азат булырга тиешлеген аңларга тиеш! Юлыбыз, омтылышларыбыз уртак булыр!!” – ди-ди өметләнеп йөргән идем ул чакта. Президетлыкка кандидат лыгы игълан ителгәч, аны хуплап, “президент булуга бары тик Шәймиев кенә лаек” дигән кимәлдә сөлге кадәр мәкалә дә бастырып чыгардым “Социалистик Татарстан”да. Ә инде ГКЧП белән килешеп, халыкны күндәм булырга өндәп язган мөрәҗәгатен укыгач, тәмам аптырашта калдым: “Каушагандыр, куркып калгандыр, ГКЧПының кыска гомерле булачагын аңлап бетермәгәндер бу!” дип аһ иттем, гарьләндем. Ләкин... Әгәр дә моны Мәскәү эшеннән алып ташласа, аның белән бергә милли хәрәкәт яулаган мөстәкыйльлек декларациябез дә юкка чыкмагае, дигән күләмле мәкалә язып чыктым. Эшеннән куарга килгән Шахрайга да каты бәрелдем пресс-конференциядә:

– Сез анда, Мәскәүдә, власть өчен үзара сугышып ятасыз, снарядлар, ташлар атышасыз. Атышыгыз, сугышыгыз, теләсә нәрсә эшләгез. Безнең – мөстәкыйллек декларациясе кабул иткән, тыныч хезмәт белән яшәргә күнеккән халыкның сездә эшебез юк. Сезнеке дә булмасын. Ләкин Мәскәү Кремлендә сугышкан ташларыгызны Казан Кремле өстенә коймагыз! Шәймиевкә дә кагылмагыз! Кирәк тапсак, кем президент булырга тиешлеген үз илебездә үзебез хәл итәрбез! Без инде бу империядә болай да 450 ел түздек. Җитте! – дидем. Ул, нәфрәт белән карап алды да, бары тик:

– Урыс халкы да сезнең иго астында да күп гасырлар интекте... – дия алды.

Әйе шул... Каты әйттем шул... Бөтен милли хәрәкәт белән яклап, саклап калдырдык шул... Кем белгән аны ул чакта бөтен өметләребезнең җимереләчәген, шул ук Шәймиевнең яулаган мөстәкыйльлегебезне шартлата торга шартнамәгә кул куеп сатачагын?! Кем белгән бөтен халыкны куандырган, киң сулыш алдырган декларацибезнең ахыр чиктә котырган коррупция аягы астында тапталып мәсхәрә булачагын?!

Ялгышканнарыбыз, властька бөтенләй бүтән максат белән менгән кемсәләргә ышанганыбыз, аларны яклаганыбыз өчен килер буыннар безне гафу да итмәстер инде...

Хәер, хискә бирелеп китеп, телефон вакыйгасыннан ераклашканмын икән бит.. Әйе, бер керүемдә, Шәймиев:

– Менә син кергән саен милләт, мөстәкыйльлек турында гына кайгыртасың. Үзеңнең шәхси йомышың бөтенләй юкмыни соң? – дигән иде. Чыгып китәргә дип ишеккә барганда, кире борылып:

– Чыннан да, бер йомышым бар икән, Минтимер. Казанга күчкәннән бирле телефонсыз яшим бит... – дидем. Ул, секретарьшасына, республиканың ул чактагы элемтә башлыгы Рахманкуловны табып, аның белђн тоташтырыга кушты, аннары, тоташкач:

– Фәлән адреска телефон куегыз әле. Безнең ул абонент белән сөйләшкәләп яшисебез булыр, – дип боерды.

Әйтеп тә торасы юктыр, тиз куйдылар телефонны. Ә бу адәм юбилей вакытымда элемтәсез калдырырга килгән. Баягы сүземне, ягъни:

– Бу телефонны Шәймиев куйдырган иде... – дигән сүземне ишеткәч, “бернәрсә дә сизенми торган нинди бер катлы бәндә соң син?!”, дигәндәй гаҗәпсенеп текәлде дә йөземә, кабат ыржаеп, Кремль ягына кул селтәп, телефонымның номерын яңартып та куйды. Әйе, сизенә башладым: бу көләч ир йә Шәймиевнекеннән дә вәкаләтлерәк органнан килгән, йә булмаса куйдыручының узе белән килешенеп кылынган галәмәт бу! Тагын бер уй кереп чыкты зиһенемә: “Бәлки Шәймиевне эшеннән алачаклардыр... Шуны белеп узынадыр хәйләкәр бу адәм...”

Юк, чуртым да элемтә белгече булмады бугай ул... Чөнки үз эшен белмәгәнлеге тиз аңлашылды. Хәзерге телефоным:

–кайсыдыр номерны җыеп сөйләшә башлауга ук, өзелеп китә,

–яңа номерымны белә башлаган дусларым шалтыратса да, сәламнәре ишетелүгә үк, элемтә югала,

–элек һәр номерны диярлек ачыклый (определять итә) иде бу телефон, хәзер ул сәләте дә бөтенләй юкка чыкты,

– трубкага әллә нинди гөжләүләр, чыжлаулар, хырлаулар, чит сөйләшүләр килеп керә, хи-хи-ми-хиләр ишетелә.

Хәер, ул әле:

– Сине без цифровой АТСка тоташтырабыз бит, – дигән иде. Мөгаен, кем белә, цифровой телефон шулай булырга – киреләнеп, нервыга тиеп эшләргә тиештер...

Кайчак, кесә телефонымны чыгарып, элеккеге 543-99-99 номерыма шылтыратам. Бер караганда “занят” күрсәтә, икенче шылтыратуда “не доступен” дип җавап бирә, өченчесендә “такой номер не существует” дип җавап бирә...

Ә бит существует, рәхмәт төшкере! Шул ук 43ле АТС та существует! Башка күрше-күләннәрем һәм танышларым да шул ук 43ле телефоннарыннан сөйләшә-сөйләшә, элеккечә тыныч кына яши бирә!

Шуннан соң мин эчемнән генә “тагын ФСБның гөнаһ шомлыгы бу!”, дип уйлана башладым һәм... телефон алыштырылганга көне-сәгате белән бер ай үткәч, ФСБдан шалтыраттылар...
Кулларны каермыйча гына...
Йокыдан уянгая, урынымнан кузгалмыйча, яңа көннең ни-нәрсә икәнен барлый һәм шул көндә кылачак гамәлләрем турында берничә минут уйланып ята торган гадәтем бар. 3нче апрельдә дә шулай иттем. Әһә, димен, әткәйнең вафатына бүген 31 ел тулган икән. Көне дә җомга икән. Берәр фәкыйрьгә, муллага хәер-сәдака биреп, дога кылдыру лазем булыр. Әмма аны пакъ тән, чип-чиста кул белән бирү өчен мунчага бары кайтырга туры килер...

Шул изге ниятләргә кереп, чәй эчә башлавыма кесә телефоным челтерәде.. Колакка якын китерүгә үк ягымлы, күңелгә ятышлы тавыш килде:

– Фәнзаман абый Сез буласызмы?

– Әйе, мин булам.

– ФСБдан шалтыратабыз әле...

Көлеп җибәрүемне сизми дә калдым – якын дусларымның берәрсе шаяртадыр дип уйладым.

– ФСБ мин бит инде ул! Минем яннан шылтыратасызмыни? – димен.

– Ничек инде ФСБ буласыз ди...

– Фәнзаман Сәетбатталович Батталның баш хәрефләрен укып карагыз әле...

– Ә, әйе, Сез дә ФСБ икәнсез шул... Ә без Сезне чын ФСБга чакырмакчы булабыз бүген. Килерсезме икән?

– Минем сездә йомышым юк. Әгәр сезгә кирәк булсам, җинаятьче дип санасагыз, богауларыгызны да алып, үзегез килегез. Кул-аякларны каерып богау да салмасагыз, җинаятьче була алмыйм бит мин. Аннары шунысын да белегез: җитмештән үткән карт, сезнең ФСБгызны эзли-эзли шәһәр буйлап аякларын сөйрәп йөрсенмени!?

– Ә машина белән барып алсак ярыймы соң?

– Кире кайтарып та куйсагыз – ярый.

Әйткәнемчә, теге баштагы тавыш ягымлы һәм саф татарча, хәтта әдәби саф татарча тавыш иде. Шуңа күрә ризалык бирдем.

– Ничәдә килик?

– Менә хәзер сәгать 1. Кабат бер сәгатьтән килегез, подъезд төбенә чыгып көтәрмен.

Килешкәнчә, бик төгәл килде машина. Аннан тавышы кебек үк ягымлы, мәхәббәтле егет чыгып күреште.

–Илдар булам. – Аннары, ике ишекне дә киң итеп ачып, тәкъдим ясады: – Алга утырасызмы, Фәнзаман абый, арткы утыргычкамы? - дип сорый.

– Икебез дә артка утырсак, сөйләшеп бару күңеллерәк булыр, – дидем.

Үзем барам, сөйләшәм, эчтән генә сагаеп та куям: моннан 80 ел элек әткәйне, күп кардәшләрне алып киткән, харап иткән “тарафка” баруым бит инде бу! Кем белә, аяк-кулларны каермасалар да, ябып та куюлары ихтимал. Әле ни өчен алып китүләрен дә белгән юк бит. Тик шунысын яхшы беләм: бу империя өчен фәрештә түгелмен. Бигрәк тә Черек Күлгә карап торган бу йорта керткәч, әлеге егет артыннан ияреп бара торгач, аптырашка кала башладым:төрле баскычлардан бер менеп, бер төшеп, әллә кай тарафларга борылдыра торган коридорлар буйлап бара һәм тагын да әле аска, әле өскә төшә-менә торгач, сорамый түзмәдем Илдардан:

– Лабиринт кебек икән бу йорт. Ничек адашмыйсыз монда? Үз кабинетларыгызны таба алмыйча интегеп йөрмисезме?

– Күнектек инде, абый...

Ниһаять, бер кабинетның ишеге төбенә тукталдык. Ишекне ачты да, эчкә үтәргә кушты. Җыйнак, тәртипле бүлмә. Ул арада монысыннан да яшьрәк, ачыграк тагын бер егет керде. Анысы да Илдар икән.

– Тартасыгыз килсә, рәхим итеп кабызыгыз, – дип, өстәлгә җәһәт кенә көл савыты, затлы сигаретлар, кабызгыч кудылар. Шундук сорап та өлгерделәр:

– Чәй китерикме?

– Юк инде, егетләр, ФСБ чәен эчеп, сигаретын тартып утырмамдыр. Кем белгән сезнең чәегездә...

Әйтеп бетермәгән сүземне аңлап, гөнаһның әсәре дә чалынмаган карашларын миңа төбәп елмайдылар. Бәй, тагын килеп кергән өченче егетләренең дә Илдар исемле икәнен белгәч, үзем дә көлә башладым:

– Әллә ул Илдар дигән исем барыгызныә да уртак псевдонимымы?

Шунысын да әйтми кала алмадым: бу йортның кайсыдыр бүлмәсендә мин белгән тагын бер Илдар – Илдар Хәсәнов булырга тиеш. Анысы – каләмдәшем, фикердәшем һәм абыемдай якын күргән Мөхәммәт Мәһдиев кияве. Ул КГБга киткәнче, икебез бер бүлмәдә утырып, Татарстан китап нәшриятында эшләгән идек. Хәтта бер-ике китабымны редакцияләп чыгарган иде ул.

Көлешкәч, Илдарларның мине килеп алганы минем ни өчен мондалыкны аңлата башлады:

– Менә сез, Милли Мәҗлес әһелләре, узган елның 20 декабрендң, Чаллыга җыелып, Татарстанның мөстәкыйльлеген тануларын сорап, Бөтен дөньяга Резолюция һәм Мөрәҗәгать кабул иткәнсез икән. Моның Россия бердәмлегенә каршы килүен, Россиянең таркалуына китерәчәген белгәнсездер бит инде? Менә бу вакыйганы Чаллы прокуратурасы җинаять һәм милләтләр арасында каршылыклар тудыру, урысча да әйтсәк, межнациональная рознь тудыру һәм Россине җимерергә омтылу дип саный. Әле менә шуннан бер прокурор килеп җитәргә, Сездән допрос алырга тиеш хәзер. Шул мәсәләдә җавабыгызны белә торырга иде...

– Җавап бик гади, – дип сүз башладым. – Россияне җимерүгә юл калдырмыйлар безгә, энекәшләр. Милләтара дошманлык тудырып, Россиянең үз сәястчеләре җимерә бу империяне! Аның таркалуын бездән бигрәк алар тели. Соң, уйлап карагыз: милләтләрнең диненә, туган телләренә, мәгарифенә һөҗүм итү, бер милләтне – великий, бүтәннәрен бәләкђә дип санау, милләтләрне үз әлифбасыннан да мәхрүм итү гаделлекме? Кабатлап әйтәм, җимермибез. Бәлки, аларның ничек итеп җимерүләрен анализлап, фикерләшеп, халыкка аңлатып яшибез... Безнең милли хәрәкәтнең төп шарты – бернинди дә куркыныч корал кулланмау, бер генә кешенең дә гомеренә зыян китермәү. Без бит бары тик Берләшкән Милләтләр Оешмасы биргән хокуклардан файдаланып фикер йөртәбез, киңәшәбез, татар халкын бөтенләй бетүдән саклау өчен тыныч чаралар күрмәкче булабыз...

Үзем сөйлим, үзем төрлесен уйлыйм. Урыс нацистлары нинди генә милләт кешеләрен кырмыйлар-үтермиләр икән хәзер?! Россия телевидениесе мондый хәлләрне мөмкин кадәр йомып-яшереп калырга тырышса да, кайберләрен саркытып булса да чыгаргалый. Бигрәк тә ислам динендәге кешеләрне дошман күрә төрле исемдәге агрессив төркемнәрнең неофашистлары: чит илләрдән эш яки уку дәрте белән килгән гарәпләрне, таҗикларны, кыргыз вә үзбәкләрне дә, кыскасы, урыс булмаганнарны күплүп үтерергә тырышалар һәм бу гамәлләре белән горурланалар да! Әйтик, үтерү процессларын үзлүре үк видеокамералар белән төшереп тә баралар. Димәк, кайсыдыр сәясәтчеләр, “күләгәдәге” рухи лидерлары алдында отчет бирәләр, “хезмәт хакы”алалар.. Мин үзем, мәсәлән, диннәре бүтән булуга карамастан, православиенең иконописецларын изге кешеләр дип саный идем. Богның, ягъни урыс алласының сурәтен ясаучылар бит! Ләкин бердәнбер информация гына да гайрәтемне чигердде: Артур Рыно дигән шундый рәссам җитәкчелегендәге төркем 2006 елның августыннан 2007 елның октябренә кадәр генә дә славян булмаган 20 кешене үтергән. Сәбәбе нәрсә икәне дә аңлашылып тора: аларны үзләрен великоросс дип санаучы, Россиядә урыслар гына яшәргә тиеш дип инанучы шовинистик сәясәтчеләре рухландырып тора! Хәер, үз халкына изге гамәлле, тигез мөнәсәбәтле булырга тиеш Ельцин-Путиннар да Чечняда, аннары Бөтен Кавказда азатлык һәм тигез хокук теләүче йөзләрчә мең кешене кырдырган һәм шуның белән урыс милләтендә горурлык тәрбияләгән икән, бишләп, унлап, егермеләп кенә кеше үтерү “пүчтәк” күренеш ул бу державада.

Әлбәттә, милләтара дошманлык тудыручыларның мондый гамәлләрен тәфсилләп сөйләп утырмадым Илдар исемле матур егетләргә. Чөнки ФСБ бүлмәсе – сәяси лекцияләр укый торган аудитория түгел. Шулай булса, мине китергәнче, өстендә графин һәм сулы стакан утырган трибуна әзерләп куйган булырлар иде! Алар минем фәлсәфәмә мохтаҗ түгел. Аларның эш сәгатьләрен Россиягә мөмкин кадәр файдалырак итеп үткәрәсе килә. Шуңа күрә мин дә аларның кыска һәм төгәл сорауларына шундый ук рәвешле җавап бирергә тиешмен.

Мондый сорау да ишеттем алар авызыннан:

– Фәүзия Бәйрәмовага мөнәсәбәтегез ничек?

– Бөтен татар халкыныкы кебек. Чөнки ул халыкның батыр һәм зирәк кызы. Сәясәтне акыл белән алып баручы, халыкны коралга үрелүдән, ут чыгарудан 20 ел буе тыеп-саклап торучы да. Әле бит ул әйбәт әдибә һәм гадел публицист та.. Милли хәрәкәт аның акылына таяна. Мәсәлән, Татарстанның хәзерге башлыклары властька нәкъ шуның җитәкчелегендәге милли хәрәкәт дулкынында килде. Аларны, язмышлары кискен чакта, саклап калучы көч тә милли хәрәкәт булды. Ләкин, сез әле яшьләр ул вакытта... шуңа күрә туксанынчы еллардагы “Ачлык мәйданы” хәлләрен дә белмисез. Ирек мәйданындагы унар, утызар мең кешелек милләт улларының һәм кызларының Югары Совет бинасын көн-төн саклауларын да күрмәдегез...

Ләкин бераз ялгышканмын икән. Сорау бирүчем сүз уңаенда әйтеп куйды:

– Мин күрдем, абый... Ул чакта миңа егерме яшь иде инде...

Бу сүзе бераз гаҗәпләндерде дә. Чөнки егет яшьрәк күренә. Димәк, эше тынгысыз булса да, таушалмаган әле...

Илдарларның икенчесе дә (мине озатырга чыккач) бу “теманы” яңартып алды.

– Сез, Фәнзаман абый, Бәйрәмованы гадел дидегез... Ләкин ул бит Гариф Солтан дигән хаинне аклап язган. Сез шуңа ничек карыйсыз?

Сүзе-соравы, әлбәттә, Рафаэль Мостафин тарафыннан Муса Җәлилне сатучы дип бәяләнгән, ярты гасыр буе “Азатлык” радиосыннан тапшырулар алып барган Гариф Солтан турында егетнең. Шунысын да аңладым, татар матбугатын яратып һәм укып яши икән. Шул көнне “Шәһри Казан” гәҗитнең бер битен иңлңп “Чегән сугышы” дигән хикәям басылган һәм ФСБ машинасын көтергә чыкканда ул гәҗитне почта тартмасыннан алып кесәгә тыккан идем. Шуңа күрә аны шушы егеткә калдырып китмәкче булдым. Ул исә:

– Кайткач укырмын. Бу гәҗит тә өйгә килә, – диде.

Ә инде соравына мондый җавап бирдем:

– Анысын да дөрес, гадел язган энем. Чөнки әле Гариф Солтанның Җәлилне һәм аның лагерьдашларын сатуы, хаинлеге турында бер генә тарихи документның да табылганы юк. Мостафинда да юк аны исбатларлык документ. Ә тарих ул күзгә күрсәтерлек документларга гына таянып языла.

Тыныч кына бирелгән соравы сикәндереп тә куйды: Сталин белән Гитлерның Европаны бүлү омтылышыннан башланып киткән сугыш чоры хәлләре, бабалары чорында Германиядә – Берлинда барган бу катлаулы һәм тарих төбендә калган, хакыйкате табылмаган фаҗигале язмышларның “җиле” бу яшь егетләргә ни өчен кирәк булган соң әле?! Ул хакыйкатьне ачыклау бурычын да йөкләмәгәннәрдер бит, алай-болай?! Юк, әлбәттә. Бары тик кемдер Фәүзия өстеннән донос язган. Доносында Фәүзияне тагын да каралту өчен Гариф Солтан “фактын“ да өстәгән доносына. Кем язган, кемнең мәнфәгатендә бу? Кем икәнен тиз аңладым – анысы авыр булмады. Әмма язучылар арасында доносчы барлыгын аңлау күңелгә бик авыр булды. Ә ул кемсенең кемлеген әйтми торам хәзергә. Матбугатны яратучы, күзәтеп баручы сизгер укучыларым үзләре дә уйлана торсыннар.

Хәер, мондый сорау да ишеттем Илдарлардан:

– Ярый, кабул иткәнсез инде резолюцияне, мөрәҗәгатьне… Интернетка тыкмаган булсагыз, безгә дә, үзегезгә дә бу кадәр үк борчу-борчылулар тумас иде бит. Ник соң ул интернетка ук чыккан? :

– Без бит аны мендәр астына тыгу өчен кабул итмәдек. Бөтен дөнья игътибарына чыкмаса, декларация, резолюция, мөрәҗәгать кебек документларның кирәге булмас та иде. Әле 1990 елның 30 августында кабул ителгән декларацияне дә дөньяга чыгармый саклаганнар, – дидем. Президент Дмитрий Медведев сүзен дә кабатларга туры килде. Ул: “Каядыр сүз иреге юк дип зарланмагыз, хәзер бит интернет каждому доступно”, – дигән иде властька килгәч…

Шунысына нык игътибар иттем: сорауларына нинди генә җавап бирсәм дә, егетләрнең хуплавы да, кире кагарга омтылулары да сизелмәде. Йөзләрендә дә сизелмәде сүзләремнең тәэсире. Тыныч кына тыңладылар, хәтерләренә салып бардылар. Күрәмсең, эчке законнары шулай кушадыр...

Ә инде Чаллыдан килеп төшкән прокурор Рөстәм Галимуллин бүтәнчәрәк кеше. Чәндер гәүдәле, какча йөзле, карашы да каты. ФСБ егетләре аның белән икебезне генә калдыргач, игътибар иттем: сорауларын да кысылган нечкә иреннәре арасыннан сөзеп кенә чыгара. Җитмәсә, җавапларны урысча бирергә кушты. Шактый сораулары да гаҗәпкә калдыра башлады монысының. Әйтик:

– Милли Мәҗлескә кем чакырды?

– Корылтайда ничә кеше бар иде?

– Кемнәр бар иде?

– Резолюция белән Мөрәҗәгатьне кем язды. Аны кем укыды?

– “Чаллы яшьләре” газетасының редакторын беләсезме?..

Бөтен җавапларымны тоташ текст итеп тезгәндә, җөмләләрем болайрак тезелде:

– Ник инде үзегезгә күптән мәгълүм булган нәрсәләрне сорап торасыз. Без бит корылтайны яшерен җыймадык. Анда берничә фотоаппарат төшереп торды, диктофонга яздырып баручыларны да тыючы булмады. Шулай булгач, ФСБдан да, прокуратурадан да вәкилләрегез булгандыр. Әле шунысын да белеп яшәдем: корылтайда катнашкан күп кешеләрдән допрос алгансыз, районардан килгән килеп катнашкан депутатларыбызны да кисәткәнсез, алардан да барысын төпченгәнсез... Әйткәнемчә, корылтаебызны качып үткәрмәдек. Ишекләрне дә бикләмәделәр анда – кереп-чыгып та йөрүчеләр булгалады... Әйе, Фәүзия Бәйрәмова чакырды... Юк, Казаннан ук килмәдем корылтайга, Түбән Камадан килдем. Чөнки анда туганнарымда кунакта идем. Чаллыга – анда чыга торган “Мәйдан” журналына болай да барасым бар иде. Башта андагы йомышымны хәл иттем, ә съездга башланган минутларында килеп җиттем... Юк, залда ничә кеше барын санамадым. Залның тулы икәненә генә игътибар иттем кергәндә. Иң алдагы рәткә утыртылар. Кемнәр барлыгын барларга туры килмәде – борылып карамадым... Әйе, “Чаллы яшьләре”нең редакторы да кем икәнен белдем. Хәтта: “Безнең гәҗит белән дә таныш әле, Фәнзаман абый”, дип, яңа чыккан бер-ике санын да бирде.

Үзем сөйлим, үзем ул язып утырган компьютер экранына да карап алам. “Бирде”, ягъни “дал” дигән сүземне “подсунул” дип теркәгән прокурор.

– Юк, “подсунул” түгел, “дал” дип үзгәрттердем дә протоколдагы текстын, җавап бирүемне дәвам иттем:

– Ә инде мөрәҗәгать проектының кем тарафыннан язылу турында кызыксынырга вакыт булмады. Чөнки мине Чаллыга машина белән китергән һәм көтеп утыручы егетнең төштән соң үз хезмәтенә китәсе бар иде. Корылтай тәмамланган мизгелдә үк утырып кайтып киттем.

– Ул мөрәҗәгатькә үзгәреш яки тәкъдим кертергә теләгегез булмадымы соң?

Прокурорның болай да хәбәрдар булуын белсәм дә, сабыр гына җавап бирдем.

– Үзегез дә бик яхшы белгәнчә, тәкъдим керттем. Һәм тәкъдимемне Мөрәҗәгатькә дә өстәделәр.

– Нинди тәкъдим?

– Чечняда һәм бљтен Кавказда йөзләрчә мең кешеләрнең гөнаһсызга канга батырганнарын, күп меңнәрчә солдатларыбызның да нахакка кырылганарын, кан түккәннәрен белгән хәлдә, Мөрәҗәгатькә “бәйсезлегебезне кан коешка юл калдырмаслык итеп тануыгызны телибез” кебегрәк җөмлә тыгуларын сорадым. Минемчә, мондый тәкъдимем Россиядә дә җинаять булып саналмыйдыр?

Шунысын да искәртеп куйыйм әле... Протоколга кул кую өчен аны игътибар белән укыганда шунысына шаккаттым: безнең бу милли хәрәкәттәге гамәлләребез “уголовное дело”, “преступление” буларак таныла икән бу империядә... Шуңа күрә протоколдагы буш калган бер юлга: “Не понял: что называется преступлением? Свобода слова что ли?” дигђн соравымны язып куйдым. Аннары тел белән дәвам иттем сүземне прокурорга:

– Менә сез бездән допрос аласыз, милләтләр арасында каршылык тудыруда гаепләмәкче буласыз... Ләкин бит сез безгә кадәр допроска Россиянең иң эре политикларын чакырырга тиеш. Алар кыздырган, алар тудырган милләтара дошманлык көчәеп бара бит бу державада! Төрле милләт сәясәтчеләренә “двойной стандарт” белән карау да үзара дошманлык тудыра бит...

Мондый кызыксыну да булды минем адашым булгаен бу йортта, ягъни ФСБда:

– Ни өчен Милли Мәҗлес төзегән хөкүмәтне “правительство в изгнании”дип атадыгыз?

– Монысы һәркем аңларлык, җавап бирерлек гади сорау, –дидем. – Инде бит язучы Фәүзия Бәйрђмованың көн саен иҗат итү өчен кирәкле компьютерына кадәр кофисковать иткәнсез, тентегәнсез, башкаларга да кулыгыз җиткән. Инде менә миңа да җитте чират. Әллә чыгарасыз бу йорттан, әллә ябып куясыз – белгән юк... Ә менә шул хөкњмәтнең Америкадагы, Төркиядәге, Германиядәге милләттәшләребезгә, ягъни ул илләрдә яшәүче әгъзаларына буегыз җитми. Аларын да Россиядән сайлаган булсак, барысын да җыеп бетергән, җинаятьтә гаепләгән булыр идегез. Димәк, ул хөкүмәт яши ала дигән сүз.

Прокурорныћ допросы беткәч, ФСБның инде мәгълүм ягымлы егетләре дә килеп керде. Безне гаеп күрмисеңме, дигәндәй, кызыксыналар...

– Юк, гаеп итәрдәй, зарланырдай гамәлләрегез сизелмәде, – дидем. Фәлсәфәгә дә кереп кителде. – Менә мин, карт язучы, бөтен гомеремне язып үткәрдем, гаделлек белән хакйкатьне яздым. Минем хезмәтем халкыма кирәк. Шул һөнәрем аркасында икмәкле, тормышлы булып яшәдем. Сезнең дә хатыннарыгыз, балаларыгыз сездән тормыш алып барырлык акча көтә. Димәк, сез дә хезмәтитәргә, акча табарга тиеш буласыз бу дөньяда. Прокурорсыз да бармый тормыш. Хәтта палач хезмәте дә кирәктер кайбер кабәхәтләргә җәза бирү өчен. Әгәр дә намус һәм гаделлек белән башкарсак үз хезмәтләребезне, халык яратыр гына. Файдалы кешеләр булырбыз...

Юк, япмадылар да, тупас та кыланмадылар... Мәҗбүрләп сөйләтү, үз фикер-карашларын көчләп тагарга да тырышмадылар. Хәер, шулчак Республиканың Баш прокуроры Кафил Әмировныћ бер сүзе дә искә төште шул чак. Каләмдәшләрем әйтүенчә, ул үзенең пресс–конференциясендә: “Мин үзебезнекеләргә әмер бирдем: допрослар вакытында кул каерулар булмаска тиеш”, дигән имеш. Минем дә кулларымны каермадылар. Хәтта, ФСБга китәр алдыннан түш кесәмә диктофонымны тыкканда, “тентеп алмагайлары”, дип, икеләнеп тә торган идем әле. Тентемәделәр дә... Барысы да адәмчә, заманча әйтсәк, “в ажуре” булды. Әлеге лабиринттай коридорлардан йөртә-йөртә, каттан-катка мендерә-төшерә озатып чыгардылар да, машиналары белән өемә кайтарып та куйдылар.

Кайткан чакта уйга баттым:”Каян килә, каян ишелә бу безнең башларга мондый афәтләр? Сталинның утызынчы елларына кабат әйләнеп кайттык түгелме соң? Ни өчен дөньяга, илгә карата үз фикерләребезне, тәкъдим һәм теләкләребезне әйткән, язган өчен дә җәза органнарына йөртә-йөртә кабат тинтерәтә башладылар? Кая китте ул Горбачев заманындагы демократиягә куанып йөргән чаклар? Ул биргән Демократиянең үзе дә чуен ишекле төрмәдә тончыга түгелме соң?! Әле, ярый, җиңел машина белән алып китеп, кире дә кайтарып куйдылар бу юлга... Ләкин “черный ворон”нарга чират җитеп килә кебек инде... Нихәл итмәк кирәк, җимерелде безнең туксанынчы еллар башындагы өметләр, үзебезнең президентыбыз булачак, дип, рухланып йөргән чаклар... Президент дигәнебез Мәскәүнең татарларга зыян салучы боерыкларын төгәл үтәп баручы, Татарстанның 80 процент байлыгын шул ук Мәскәүгә аткаручы, татарның һәр якты фикерен эзәрлекләтүче, сытучы марионетка булып чыты... Ху-у-ш-ш!... Дөнья куласа ул... Бер әйләнә, бер баса ул.. Безнең гомердә генә дә дистәләрчә империяләр җимерелде, кайберләре колонияләргә үзләре үк азатлык өләште, НКВДлар, КГБлар бетте. Ул органнарны җинаятьчел көчләр итеп бәяләделәр, анда эшләгәннәрнең гамәлләрен исемләп-фамилияләп, пычрак итеп таныттылар, каһәрли-каһәрли фаш иттеләр. Безнең ата-бабалар да, без дә түздек алар китергән җәфаларга – эзәрлекләп, өркетеп торуларына. Тик менә әлегә адәмчә мөнәсәбәт саклый алучы Илдарлар, Рөстәмнәр ничек керер татар тарихына? Бозылып китеп, кешеләрне нахак рәнҗетеп, шовинистлар шаукымына бирелеп, гөнаһ җыймаслармы, әшәке дан алмаслармы, эшчән, тырыш, азатлыкка сусаган милләтебезнең асылын пычратмаслармы? Аларны да каһәрләмәсме килер буыннар? Менә шул уйлар куркыта мине. Ә үзем өчен куркасым юк. Яшәләсе яшәлгән, адәмчә гомер ителгән... Япсалар да, атсалар да әллә ни югалтасым калмагандыр... Тик менә улларыбыз, оныкларыбыз бозылышмасын, ялгышмасын, килде-китте чорларның шаукымына алданып, каргышлы гамәлләр кылмаса иде! Әмировчарак әйтсәм, үз милләтенең хокуклары өчен тырышып, җан атып йөрүче затларның рухи канатларын да каермасыннар иде... Дөнья кырык якка әйләнер-әйләнер дә, ахыр чиктә барысы да үз урынын табар, тигезләнер, җайланыр... Адәмчә булмаган режимлы агрессив һәм тоталитар империяләр җимерелер, алар коллыгыннан бәхет белән яшәр яңа дәүләтләр “туар”... Кем белә, бәлки, ул чорда кулларны каерудан гына түгел, якты ниятле, милләтне үстерүче затларның, иҗат әһелләренең канатларын каерудан тыючы җитәкчеләр дә барлыкка килер. Рухи канатларны, дип әйтүем инде... Ә хәзергә безне сакласа да дөнья җәмәгатьчелеге, Европа суды гына саклар инде. Әле аның да юлын ябып куймасалар...



3-5 апрель, 2009 ел.
Телефоннарым: 562-46-54.

8-927-42-111-40







с. 1

скачать файл

Смотрите также: